Чираттагы корбан кем булыр?!
30 яшьлек ир-ат ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче җан бирә. Ул спайс кулланган булып чыга.
Аны һәм аның иптәшен аякларында көчкә басып торган хәлдә Чаллының 17/06 йортында яшәүче бер ханым күреп ала һәм ашыгыч ярдәм машинасы чакырта. Әмма соң була. Ул егылган җиреннән кабат тора алмый инде. Иптәшен аңсыз хәлдә реанимациягә алып китәләр.
Үлгән адәмнең 3 һәм 5 яшьлек ике баласы ятим кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа