Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чемпионатта җиде урын әлмәтлеләрдә

Пауэрлифтинг буенча физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында республика чемпионаты булып узды.

Анда йөздән артык спортчы катнашты. Әлмәт командасы җиде кешедән торды. Якташларыбыз җиңү белән кайтты: үз үлчәү категорияләрендә Валентин Сергеев, Алина Сәхипгәрәева, Гөлнара Галиева, Ләйсән Зыятдинова, Лидия Фролова һәм Марат Хамаев беренче урын, Дмитрий Александров өченче урын яулады. Начар күрүчеләр арасында футбол буенча үткәрелгән республика чемпионаты да безнең спортчыларның көчле булуларын күрсәтте (II урын).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса