Әлмәт таңнары

Чаллыда биш пациент лидокаин уколын ясаганнан соң анафилактик шок кичергән

Чаллының 3 нче стоматология поликлиникасының хирургия бүлегендә биш пациентка ашыгыч медицина ярдәме кирәк булган.

Реклама

Өч хатын-кыз һәм ике ир-ат авыртуны сиздерми торган лидокаин уколын ясаганнан соң анафилактик шок кичергән.
"Уколдан соң пациентларның кан басымы күтәрелгән яки төшкән, кайберсенә һава җитми башлаган, тәртипләрендә үзгәреш сизелгән", - дип белдергән Чаллы сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Елена Бойко.
Аның белдерүенчә, стоматология хезмәткәрләре шунда ук беренче ярдәм күрсәткән. Бойко билгеләп узганча, аллергия реакциясе биргән препарат партиясе поликлиникадан алынган һәм Татарстан Республикасы дарулар сыйфатын контрольдә тоту үзәгенә экспертизага җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: