Чаллыда яшәүче 63 яшьлек хатын-кыз полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән, чөнки аны экстрасенслар алдаган
Пенсионер телевизордан баручы экстрасенслар чыгыш ясаган тапшыруларга еш шалтырата торган булган.
Әмма 6 март көнне багучылар пенсионерга үзләре шалтыраталар һәм язмышны, тормышны үзгәртәчәк түләүле ритуал үткәрергә тәкъдим итәләр. Озак үгетләгәч, хатын-кыз риза була. Ул ялган багучыларның хисабына 15 мең сум акча күчерә.
Мондый шалтыратулар күп тапкырлар кабатлангач кына, пенсионер үзенең алданганлыгын аңлый һәм полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә.
http://www.tatpressa.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа