Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чаллыда менеджерның игътибарсызлыгы аркасында автосалоннан машинаны акча түләми генә алып чыгып киткән булганнар

ТР Югары суды утырышлар залында 58 яшьлек эшмәкәрне сактан азат итте. Аңа шартлы җәза бирелде. У "Авто-1" автосалонына 340 мең сум акча түләргә тиеш.

Тикшерү эшләре 9 ай дәвам итсә дә, ир-ат үзенең гаебен танымый. Узган елның җәендә ул автосалоннан "Лада-Гранта" машинасын сайлап ала. Яшь менеджер документлар әзерли, ә ул кассага юнәлә. Шулай ук ул машинасына өстәмә рәвештә радар, магнитола өчен 9605 сум акчаны аерым түли. Икенче көнне сатып алучы әзер машинаны алып китә.

Озакламый, аның машинасын тартып алалар һәм штрафстоянкага куялар.

Сатып алучы менеджерга өстәмә хезмәтләр өчен түләнгән чекны гына күрсәтә. Ә менеджер икенче чекны сорамый, тикшерми. Машинаның үзе өчен акча түләнмәгән була.

Чаллы кешесенә карата җинаять эше кузгатыла. Шәһәр суды аны ирегеннән мәхрүм итә һәм аны судның утырышлар залында ук сак астына алалар. Менә хәзер тагын яңа хөкем карары чыгарылды. Чаллы эшмәкәренә 2 ел да 10 ай шартлы җәза бирелде, штраф билгеләнде.

Игътибарсыз менеджер шул автосалонда эшләвен дәвам итә икән.

http://www.tatpressa.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса