Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өч табибка – 50 мең. Кемгә күпме тигән?

50 мең сумга 21 яшьлек егетнең язмышын хәл итәргә җыенган табибларны хәзер хөкем карары көтә.

Казанда өч табиб үзара сөйләшеп, егетне «өченче дәрәҗә яссытабанлылык» диагнозы белән армиядән алып калмакчы булганнар. Агымдагы елның 13 июлендә Әбүбакиров егеттән 50 мең сумны ала. 20 меңен республика клиник шифаханәсе табиб-рентгенологы Миндубаевка бирә. Анысы үз чиратында коллегасы Игнатьевадан 10 мең сум ришвәт хакына медицина заключениесе бирүен үтенә.

15 июльдә сәламәтлек торышын тикшерү турындагы акт күчермәсен иясенә тапшырган вакытта аларны тоткарлыйлар. Өчесе дә гаебен таный. Җинаять эше Казанның Идел буе судында каралачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса