Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өч бәхет иясе

Җәннәт әниләрнең аяк астында, диләр. Шуңа охшаш тагын бер гыйбарә дә бар әле - өч кыз бала табып үстергән анага оҗмах ишекләре ачык булыр. Хатын-кызның бөеклеген һәм сабырлыгын раслаган шундый канатлы сүзләрне тагын да дәвам итеп булыр иде...

8 Март алдыннан меңләгән хатын-кыз арасыннан нәкъ менә аны сайлавыбызның берничә сәбәбе бар. Беренчедән, аның исеме дә илаһи затларның бөтен асылын ачып бирә - Гүзәл-Гүзәлия. Шәһәр кызы булса да, бөтен тормышын тамырдан үзгәртеп, авылга кайтырга да курыкмаган. Моннан берничә ел элек авыр йөк машинасына утырырга да талпынып караган, троллейбус йөрткән хатын иренә назлы хатын да, балаларына сөекле ана да әле. Әмма иң сокландырганы - ул берсеннән-берсе матур өч кыз анасы!

Җиһангировлар гаиләсендә иң бәхетле кеше гаилә башлыгы Марстыр. Дүрт кыз берүзен көйләсен әле?! Бер ишегалдында уйнап, күзәтеп үстергән кызның йөрәген яулап алып, тормыш парын санлап яши ул. Икесе дә Әлмәтнекеләр. 10 яшьтән үзәк урамнарны шау-гөр китереп бергә үсәләр. Әле Марс армиягә киткәч тә, Гүзәлия аңа дусларча гына хат язып тора. Мәхәббәтләре исә соңарып, тәмам акыл утырткач кына бөреленә.

Беренче кызлары Камиләне малай булыр дип көтәләр - Марска нәсел дәвамчысы кирәк. Аннан тагын бер нәсел бизәге - уртанчылары Азалия дөньяга аваз сала. Кечкенәләренең дә кыз булып туачагын белгәч, берәү дә гаҗәпсенми - Җиһангировларга дөньядагы иң катлаулы бурычны үтәү насыйп булгандыр. Әкияттәгедәй өч кыз тәрбияләүнең ни дәрәҗәдә авыр булуын бары бу өч бәхетне татыган ана гына белер. Гүзәлия ханым да бу хакта сүз чыккач, башын гына селкеде.

- Әле дә кызлар булып туганнар. Ун егетне алыштыра алар. Зурысы гел малай төсле. Әтисе белән сарай да төзеде, мунчаны да бергәләп ягалар. Мин хәзер урам, бакча эшен белмим дә. Азалия, киресенчә, минем белән, аш-су өлкәсен хуп күрә. Төпчек белән ниләр генә майтармыйлар, - дип бәхетле ана тормыш-көнкүрешләре белән таныштырды.

Кызлар әтиләрен хуплый дигәнне дә ул бер сүз белән генә раслап куйды - гаиләдә кечкенә генә тавыш чыкса да, кызлар әтиләрен яклап чыга!

Моннан ун ел элек гаилә Кичү авылыннан йорт сатып ала. Тумышлары белән шәһәр яшьләре үз хуҗалыгын булдырудан курыкмый. Күп еллар куян, кош-корт тоталар. Хәзер менә сыер булдыру теләге белән янып йөриләр.

- Миңа авыл эше ят түгел. Әби Яшел Үзән районыннан иде. Яшьлектә гел авылга кайтып, җәйләрен авыр эштә эшләдем. Бөтен гаилә уңышы хатын-кыз кулында, дип әйтә иде әби. Әнием дә эштән курыкмады. 30 ел Әлмәттә троллейбус йөртте, - ди Гүзәлия ханым, үзенең әнисенә охшаганын белгертеп. Ул да «мөгезле» транспортны иярләгән, машинада җилдерүенә дә инде шактый еллар. Холкы белән җитди һәм баш имәс булып күренсә дә, йөрәге белән нәзберек зат ул. Куллары алтын аның. Бик четерекле сәнгать - чит илдән кайтартылган материаллар белән Реборн курчаклары ясый, тегә-чигә, тәмле пешерә. Соңгы елларда үзенә яңа һөнәр үзләштергән, чәчтарашханәсен дә булдырган.

Кызларының да осталыкларын язмый булмый. Беренчеләре (кызларын Җиһангировлар шулай санап йөртә) 14 яшендә маникюр остасы булып киткән, хатын-кызларның тырнакларыннан чын сәнгать эшләнмәсе тудыра. Уртанчылары Азалия квиллинг - кәгазь буйларыннан картиналар чигү белән канатланган, рәссам, лего җыя, бәйләм тота икән. Җырга-моңга осталыклары болай да аңлашыла - йөзгә-биткә чибәр сылулар теләсә кайсы сәхнәдә югалып калмаячак. Хәтта машинада барганда да бергәләшеп яңа җыр көйләү гадәти санала. Кичләрен әти-әниләренә кызыклы спектакль - җырлы тамаша әзерләү дә гаилә гореф-гадәтенә әйләнгән.

- Кызларыма һәрчак бер сүзне кабатлыйм - калган эшкә кар ява. Хатын-кыз ничек кенә авыр булса да түзәргә һәм барысына да җитешергә тиеш. Өең чиста, кунаклар килүенә камырың куелган, ирең кайтуына өстәлең әзер булырга тиеш. Шул чагында гына бәхетле тормышка ирешеп була. Безнең гаиләдә төп кеше - ир-ат. Аның янәшәсендә уңай мохит тудырсаң, үзең дә, балаларың да бәхетле булачак, - ди Гүзәлия Җиһангирова.

Чү, кечкенәләре Иделия турында берни дә язмаганмын ич. Дүрт яшьлек төпчек кызлары үзе бер газета героинясы булыр иде. Аның ягымлылыгы һәм назлылыгына сокланмый булмый. Тел бете дисәң, ямьсез яңгырар бәлки, әмма зурлардан да күбрәк белүче бу кызчыкны башкача әйтеп тә булмый.

- Минем гади бер серем бар, - дип гаҗәпләндерде ул мине. - Мин әтине күбрәк яратам!

Төпчекләр шундый була инде ул - иркә, таләпчән һәм үзсүзле. Әнисе кебек зур булып, үзе дә кыз балалар алып кайткач, хатын-кызның кадерле зат булуын, бөеклеген аңлар әле...

Филүзә Хәмидуллина

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса