Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өч баласына ярдәм итәр өчен ана җирдә казынырга мәҗбүр

Өч балага алимент түләргә теләмәүче бер ананы акча эшләү өчен Болгар музей-тыюлыгына археологик казыну эшләренә юллаганнар.

Татарстанның Спас районында яшәүче бу анадан алимент түләтү буенча эшне суд приставлары 2010 елда ук кузгаткан булган. Тик ул чагында аның милке дә, эше дә, пенсиясе дә булмаган. Өч баланы язмыш ихтыярына калдырып, хатын юньсез тормыш рәвеше алып барган, шуның өчен ана булу хокукыннан мәхрүм ителгән. Балаларны опекунлыкка алганнар.

Хатынны мәшгульлек үзәгенә дә җибәреп караганнар, әмма аңа эш таба алмаганнар. Бары тик «Болгар дәүләт тарихи-архитектур музей-тыюлыгы» җитәкчелеге ярдәме белән аңа рәсми хезмәт хакы булган эш табылган. Хәзер ул эчүен ташлаган, үзен тәртипкә китергән, казыну эшләре белән шөгыльләнә. Балаларына алиментын түләп бару исәбенә аның бурычы кими бара.

Болгар музей-тыюлыгы узган ел 8, быел исә 11 шундый бурычлы кешене эшкә алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса