Өч баласы булган гаиләләрне салымнан азат итәләр
Яхшы яңалык! 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче Чаллы гаиләләре өчен бик шатлыклы хәбәр бу.
Шәһәр Советы утырышында депутатлар әнә шундый карар кабул иткән.
Сүз уңаенда әйткәндә, Татарстанда җирле хакимиятләр бер-бер артлы урыннарда бу мәсьәләне хәл итеп килә. Димәк, бездә дә күп балалы гаиләләр әнә шундый ташламага ия булачак.
Чаллыда физик затлар милкенә салым ташламалары 2016 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа