Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өч баланы караган вакыт хезмәт стажына керәчәк

РФ Дәүләт Думасы өченче, азаккы, укылышта өч бала караган вакыт ананың иминият стажына (бу пенсия исәпләү өчен кирәк) керүе турындагы закон проектын хуплады.

Хәзерге вакытта иң күбе ике баланы карау вакыты гына һәрберсенә 1,5 ел исәбеннән иминият стажына керә иде, - барлыгы 3 ел.

Шул рәвешле, яңа закон проекты буенча исәпләгәндә, 3 бала караганнар стажына 4,5 ел вакыт керә, ягъни һәр 3 балага 1,5шар ел, дип яза бүген gazeta.ru. Моны исәпкә алып, күп балалы аналарның пенсиягә чыкканнарына да автомат рәвештә иминият өлешен яңадан исәпләячәкләр (перерасчет).

Россия Хөкүмәтендәгеләр кабул ителгән бу закон балалар тууны арттырыр, күп балалы гаиләләргә социаль яктан яклануына этәргеч булыр дип исәпли, дип хәбәр итә "Татар"информ".

Фото: shape-mama.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250