Әлмәт таңнары

Бюджет системасында эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру өчен, Россия хөкүмәте Татарстанга 2 миллиард сум акча бүлеп биргән

Бюджет системасында эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру өчен, Россия хөкүмәте Татарстанга 2 миллиард сум акча бүлеп биргән

Россия хөкүмәте илнең 75 төбәгенә, бюджет системасында эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру максатында, 40 миллиард сум күләмендә дотация бүлеп биргән.
Дотациядән иң күп өлеш "тәтегән" төбәкләр арасында Татарстан Республикасы да бар (2,21 миллиард сум). Исемлекне Чиләбе өлкәсе (1,97 миллиард сум), Якутия (1,89 миллиард сум), Дагестан республикасы (1,82 миллиард сум) дәвам итә.
Дотация бүлгәндә әлеге төбәкләрнең 2013 елда сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәләрендә нәтиҗәле эшчәнлеге исәпкә алынган.

Реклама

"Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: