Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бюджет хезмәткәрләренең эш хакын кайгырталар

Бюджет системасында эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру өчен Татарстан федераль казнадан 1,4 миллиард сум дотация алачак. Быел әлеге максатка 2,3 миллиард сум акча бүлеп бирелгән булган.

Идел буе округында иң күп дотация алган төбәк булып Башкортстан санала. Агымдагы елда ул федераль казнадан 4,3 миллиард сум дотация алган, киләсе елга исә аның күләме 2,2 миллиард сум тәшкил итәчәк. Россия күләмендә иң күп акча Мәскәү өлкәсенә бирелгән. 2015 елда ул бюджет системасында эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыруга 2,5 миллиард сум дотация тотачак, дип хәбәр итә "Ватаным Татарстан".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса