Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәмгә тагын бер бүләк

"Татнефть" ААҖнең төп бинасы каршындагы мәйданда төзекләндергәннән соң истәлек ташын ачу тантанасы узды.

Истәлек ташы 1971 нче елда Татарстанда 1 миллиард тонна кара алтын табылу уңаеннан куелган иде. Аны яңартып, тирә-ягын төзекләндереп, "Ямашнефть" идарәсе нефтьчеләр бәйрәменә бүләк ясады. Әлеге чарада "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, башкарма комитет җитәкчесе Марат Гыйрфанов, компанияләр төркеменә кергән предприятиеләр җитәкчеләре, ветераннар, АГНИ һәм политехника техникумы студентлары катнашты. Шул ук көнне шәһәр паркындагы Каһарманнар аллеясында социалистик хезмәт герое, СССРның беренче нефть сәнәгате министры, СССР Дәүләт планы рәисе, Татарстанның нефть сәнәгате кураторы Николай Байбаковка сын куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250