Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәм яллары вакытында Әлмәттә 17 яшьлек егет велосипед урлаган, ә 15 яшьлек үсмер машина талаган

Ниһаять, озакка сузылган яллар артта калды. Бәйрәмнәр гадәттән тыш хәлләрсез, тыныч узды дип бәяләнсә дә, җинаятьләр һәм закон-кагыйдәләргә хилафлык китерүләр дә күзәтелгән.

Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге начальнигы Дамир Гарипов әйтүенчә, бәйрәм атнасында дежур частена теге яки бу вакыйга уңаеннан 412 хәбәр кергән. Бу чорда бер үтерү, 3 талау, 4 урлау очрагы теркәлгән. Кылынган җинаятьләрнең алтысы ачыкланган.

Хокук тәртибе сакчыларына ял-бәйрәм юк. Узган елгы җинаятьләр өстендә дә эшләргә кирәк. 8 гыйнварда аларның тагын икесенә йомгак ясалды. Шевченко урамындагы йортларның берсендә яшәүче төнгә велосипедын баскыч мәйданчыгында калдырган була. Хуҗа 6 мең сумлык ике тәгәрмәчле транспортын иртән тапмый. Балигъ булмаганнар эше буенча бүлекчә хезмәткәрләре, ниһаять, каракның эзенә төшәләр. Ул 17 яшьлек әлмәтле булып чыга. Үсмер икенче көнне үк велосипедны 500 сумга сатып җибәргән.

Тоткарланган икенче бер 15 яшьлек үсмер йорт каршындагы автомобильдән навигатор, антирадар, видеорегистратор урлаган. Баксаң, аңа карата моңа кадәр дә шушындыйрак урлашулар өчен җинаять эше кузгатылган булган.

- Балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләрне ачу һәм профилактика эше алып бару безнең өчен проблемалы сорауларның берсе булып тора, - диде Дамир Гарипов. - 2012 елда судка шундый 65 җинаять эше тикшерелеп җибәрелгән булса, узган ел ул 109 га җитте. Бу безнең узган ел ялгызлары һәм төркемләп җинаять кылган үсмерләрнең ачыклануы белән бәйле. Мисал өчен, аларның берсе хисабында 24 эпизод санала.

Гомумән алганда, районда елдан-ел җинаятьчелекнең кими бара. 2012 елда 1810 җинаять теркәлгән булса, узган ел аларның саны 1784 булган. Кимүләр нигездә белә торып сәламәтлеккә зыян китерүләр, бакчачылык ширкәтләреннән урлашуларда, фатирларда разбойларча һөҗүм итүләрдә, йорт басуларда, милекне ут төртеп яндыру юлы белән юк итүләрдә һәм башкаларда күзәтелә. Ә менә урлаулар нибары 1,1 процентка гына азайган.

- Узган ел безнең өчен гадәти булмады. Белгәнебезчә, мәдәни, спорт, дини чаралар күп уздырылды. Универсиада вакытында бүлекнең шәхси составының өчтән бер өлеше башкалабызда тәртип саклады, - диде Дамир Гарипов. - Шуңа да карамастан, без җинаятьләрне күбрәк ача алдык. Судка узган ел аның алдагысына караганда 8 процентка артыграк эш җибәрелде. Бу - 1324 җинаять эше дигән сүз.

Әлмәт бүлеге наркотиклар белән бәйле җинаятьләрне ачу буенча ел дәвамында беренче категорияле бүлекләр арасында беренче урынны яулап килде. Сүз уңаенда, төбәктә ачыкланган наркотик матдәләр саклау һәм сату очраклары, наркопритоннар саны да арта бара. Саннарга күз салып үтик; 2011 елда шундый 160, 2012 елда 219 очрак булса, үткән ел 240 наркоҗинаятькә чик куелган. Ел дәвамында полиция хезмәткәрләре 5,5 килограмм наркотик матдәнең юлын каплаган.

Районда үтерү очракларының артуы шулай ук борчылырга җирлек тудыра. 2012 елда шундый 10, 2013 тә 21 очрак теркәлгән. Үсеш 110 процент. Күңелле үсеш булмавы гына кызганыч. Бу төр җинаятьнең тугызы элек хөкем ителгәннәр тарафыннан кылынган. 11 җинаятьченең даими керем чыганагы булмавы ачыкланган. Авыр җинаятьләрне кисәтү максатыннан алып барылган чара вакытында исәпкә 541 кеше куелган. Әлмәт районында 2012-2015 елларга кабул ителгән хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программа нигезендә хөкем срогын тутырып кайткан эшсезләр эшкә урнаштырылырга, курсалр узарга тиешләр, ә әлеге категория кешеләрне эш белән тәэмин итүчеләргә кызыксындыру чаралары күрелергә тиеш. Ләкин әлегә программа тулы көченә эшли дип әйтеп булмый. Эшләмичә, кеше талап, урлашып көн күрергә күнеккәннәр туры юлга басарга үзләре дә атлыгып тормый булса кирәк.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250