Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Татнефть» компаниясе бәйрәм итә

1 июльдә «Татнефть» компаниясенең иң мөһим предприятиеләреннән берсе - «Катлам басымын саклау өчен технологик сыеклык хәзерләү идарәсе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төзелүгә 50 ел тулды. Түгәрәк датаны биредә катлаулы чорларны узып сыналган, бердәм, көчле, зур һәм мөһим эш башкаручы профессиональ коллектив буларак каршы алдылар.

Бердәм предприятие

Рәсми рәвештә предприятие 1970 елның 1 июлендә төзелә. Әмма моңа кадәр күпкә элек җир куеныннан нефть чыгару өчен шактый күләмдә су таләп ителә. Җир асты гидравликасы законнарын белмәгән килеш кара алтын чыгаруны нәтиҗәле оештыру мөмкин булмый. Ул вакытта төче су кудыру нефть алу темпы елдан-ел арта барган продуктлы горизонтларда катлам басымын саклауны оператив тәэмин итүнең бердәнбер ысулы була.

1957 елда төзелгән Карабаш сусаклагычы нефть промыселларын өлешчә су белән тәэмин итү бурычын хәл итә, Кама елгасы да юмарт су доноры була. Әмма нефть чыгаруның зур темплары су белән тәэмин итүчеләрнең мөмкинлекләреннән барыбер алдарак бара. Менә шул чакта «Татнефть» булган барлык су алу җайланмаларын, чистарту корылмаларын һәм суүткәргечләрне бердәм предприятие - «Катлам басымын саклау өчен технологик сыеклык хәзерләү идарәсе» («УПТЖ ППД») канат астына берләштерергә карар итә.

Идарәнең тәүге начальнигы итеп Равмер Хәбибуллин билгеләнә. Алга таба әлеге постта М. Янгиров, В. Шестернин, Ф. Щелков, Ф. Мөхәммәтшин, В. Бортников, Г. Федотов кебек талантлы җитәкчеләр хезмәт куя. Предприятие әле дә үз ветераннары белән тыгыз элемтәдә торып эшли.

Беренчеләр өчен сынау

Интеллектуаль һәм физик көчләрне берләштерү шунда ук үзенең күркәм нәтиҗәләрен бирә башлый. Кискен рәвештә техник су җитмәүчелеккә киртә куела. Коллектив күпчелек насос станцияләрен реконструкцияләүне башкарып чыга, елына йөзәр километр суүткәргеч төзелә. Инде 1977 елга ук предприятие үзе өчен рекордлы күрсәткечләргә - тәүлегенә 800 мең кубометрга якын су хәзерләү һәм кудыруга ирешә.

Бу эштә башлап юл яручылар өлешенә җитди сынаулар эләгә. Хезмәткәрләргә инструкцияләрдә язылмаган куркыныч хәлләр, штаттан тыш вәзгыять белән бер яки ике тапкыр гына очрашырга туры килми. Карабаш участогының элекке начальнигы Илсөяр Габидуллин истәлекләренә караганда, 1997 елда су алу җайланмасының кабул итү коллекторыннан су агызган вакытта судан ачылган ярда... бомба күреп алалар. Ачыкланганча, авиаснаряд күп еллар элек төзелеш барышында текә тау токымнарын шартлатканда аңлашылмый торган шартларда «онытылган» икән. Ә янәшәдә генә сәнәгать объектлары, ерак та түгел гамәлдәге скважиналар... Тиз арада чакырылган хәрбиләр сугыш кирәк-ярагын аннан алып, куркынычсыз ераклыкта шартлаталар.

«Шуга кудык»

Идарәдә язгы ташу белән көрәшүгә кагылышлы данлы һәм хәтта героик дип әйтерлек сәхифәләр бихисап. Идарә ветераннары тулы бер цехлар белән кешеләрнең «шуга куарга» чыгуларын әле дә хәтерли. Шуга - ул су өслегендә барлыкка килгән сулы вак көпшәк боз кисәкләре.

«Әйтелеше матур булуга карамастан, шуга су хәзерләүчеләр эшендә зур кыенлыклар тудыра иде, - дип искә ала предприятие ветераны Ленар Гайсин. – Болар – сулык өстендәге боз алдыннан баручы вак боз энәләре. Аерым-аерым булганда алар бернинди куркыныч та тудырмый, ә менә бергә булганда җимергеч көчкә ия. Шуга су алу җайланмаларының башына тыгыла, аларны чистартырга һәм җылытырга туры килә. Энәләр шытыр-шытыр килгән сыман аваз чыгарып якынлаша, аларны берни белән бутап та, онытып та булмый».

Предприятиенең 30, 40 ел һәм аннан да күбрәк хезмәт стажына ия булган күп кенә ветераннары элеккечә үк бүген дә сафта. Алар арасында җитәкчеләр дә, технологлар да, механиклар, электриклар, лаборантлар, кадрлар хезмәте белгечләре һәм башкалар да бар.

Мөһимрәк максат юк

«УПТЖ ППД» бүген - актив рәвештә цифрлаштыру һәм автоматлаштыру рельсларына күчә баручы заманча предприятие. Гамәлдәге барлык насос станцияләренең һәм су чистарту корылмаларының эшчәнлеге тулысынча автоматлаштырылган. Хәзерге вакытта идарә объектларында су хәзерләү һәм транспортлау процессында ешлыклы-көйләнүле каешлар киң кулланыла. Аларны куллану электр энергиясе чыгымнарын, сыеклык югалтуларны, җиһазларны ремонтлауга һәм аларга хезмәт күрсәтүгә тотылган чыгымнарны шактый киметергә, шулай ук производствоның куркынычсызлыгын көчәйтергә һәм суның сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә.

Менә биш ел инде «Татнефть»нең су хәзерләүчеләре коллективына «УПТЖ ППД»ның сигезенче начальнигы булган Булат Зәкиев җитәкчелек итә. Булат Флүсович әлеге җаваплы вазифада үз максатларын шактый гади сүзләр белән аңлата: идарә объектларны һәм халыкны су белән тәэмин итәргә генә түгел (гәрчә моннан да мөһимрәк максат юктыр кебек тоелса да), ә киләчәге якты булган предприятиегә әверелергә тиеш. Ә киләчәк – ул үзара ярдәмләшү һәм социаль ярдәм, иң яхшысын унификацияләү һәм стандартлаштыру, искелектән баш тарту, үз үсешендә традицион, мәңгелек, рухи кыйммәтләргә йөз тоту, ачыклык, чикләрне һәм киртәләрне бетерү дигән сүз.

«Чиста судан файдалана алу - кешенең гаять зур хокукы, шуңа күрә безнең предприятие сәнәгый генә түгел, социаль-икътисади бурычларны хәл итүче дә, - дип үз фикерен белдерә «УПТЖ ППД» начальнигы Булат Зәкиев. - Мин идарә коллективында, бердәмлекне аңлаучы, һәр аерым кеше һәм барыбыз өчен бергә җаваплылык хисе тоючы теләктәшләр, фикердәшләр командасында булуым белән нык горурланам. Ветераннарыбызга сәламәтлек һәм бәхет телим! Ә коллегаларга – алга куелган максатларга ирешүдә ныклык, оптимизм хисе!»

 

  • · Хуҗалык ихтыяҗлары һәм эчәргә яраклы су хәзерләүнең технологик схемасы 7 баскычлы чистартуны, шул исәптән ультрашәмәхә лампалар белән йогышсызландыруны да үз эченә ала.
  • · «УПТЖ ППД» Татарстанның 11 районын су белән тәэмин итә.
  • · 100 дән артык предприятие су кулланучылар булып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса