Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Быел Әлмәттә яшьләр сәясәтенә акча җәлләмәячәкләр

Икътисадый кризис яшьләр сәясәте һәм спорт үсеше өчен киртә булмаячак.

Бу хакта Студентлар көне алдыннан Әлмәткә эш визиты белән килгән Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов белдерде.

Нефтьчеләр каласына сәфәрен министр урынбасары Яшьләр үзәге белән танышудан башлады. Биредә аңа балалар һәм яшьләр иҗатын үстерү мөмкинлекләрен тәкъдир иттеләр. Соңрак башкала кунагы "Спартак" яшүсмерләр клубына килде. Нәкъ менә биредә Хәлил Шәйхетдинов "икътисадый киеренкелеккә карамастан, үсмерләр белән эшчәнлек элеккеге күләмдә дәвам итәчәк, өстәвенә быел социаль педагогларның хезмәт хакы артачак", - дип куандырды.

Бу килүендә спорт түрәсе физик культура көллиятендәге үзгәрешләргә күз салды. "Татнефть" ярдәме белән биредә масштаблы төзекләндерү эшләре башкарылды..Тузган идәннәр, җимерек тәрәзәләр, файдалану вакыты күптән чыккан инвентарьлар заманчаларына алыштырылды. 40 еллык тарихы булган гимнастика залы танымаслык булып үзгәрде.

- Бу - чыннан да заманча объект һәм ул башкала залларыннан бер дә калышмый, - дип Хәлил Шәйхетдинов киләчәктә студентларның югары спорт үрләре яулавына ышаныч белдерде. Хәер, бүгенгеләрен дә уңышлар читләтеп узмый анысы. Көллияткә визиты истәлеге итеп министр урынбасары яшь студент-чемпионнар белән фотога төште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса