Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Быел Татарстанда 60 фельдшер-акушерлык пункты ачыла

Быел рсепубликада 60 фельдшер-акушерлык пункты, 4 табиб амбулаториясе һәм 40 ветеринария пункты төзеләчәк.

Аларны төзү өчен 330 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Моннан тыш, 2 участок хастаханәсендә, 3 амбулатория, 8 сырхауханә һәм 154 фельдшер-акушерлык пунктында капиталь ремонт ясалачак.

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хезмәтләр министрлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы Илшат Гыймаев хәбәр иткәнчә, 2012 елдан бирле гамәлдә булган әлеге социаль программа алга таба да дәвам итәчәк.

- 2012 елдан бирле Татарстанда 360 фельдшер-акушерлык пункты сафка бастырылды, аларның 76сын үткән елны тапшырдык. Әлеге пунктларны Кырымда, Төньяк һәм Көньяк Осетиядә, Абхазиядә дә төзедек. Быел да заказлар бар. Бер пунктны җыю өчен бер ай вакыт кирәк. Ел саен 70ләп беренче ярдәм күрсәтү пункты һәм 40лап ветеринария пунктын төзеп тапшырсак, алдагы ике-өч елда республиканың аларга төп ихтыяҗы бетәчәк, - дип сөйләде ул журналистлар белән булган очрашуда.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса