Әлмәт таңнары

Быел күпбалалы гаиләләргә 3 әр миллион сум акча бирәчәкләр

Исемлеккә биш һәм аннан да күбрәк баласы булган 44 гаилә эләккән.

Әлеге акча республика бюджетыннан күпбалалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен каралган. Барлыгы 128 миллион сум бүленәчәк. Моннан тыш 331 ятим бала да тораклы булырга тиеш. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры брифингта билгеләп үткәнчә, быел планлаштырылган торакның 12,9 процентты файдалануга кертелгән. Социаль ипотека буенча 193 фатир тапшырылган.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: