Әлмәт таңнары

Быел чыгарылыш сыйныф укучыларына медальләрнең алтыны гына биреләчәк

Быел мәктәпне тәмамлаучыларга көмеш медальләр каралмаган.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте.

Реклама

"Чыгарылыш сыйныф укучыларына медальләр бирү мәсьәләсен һәр субъект үзе хәл итә. Шул нигездә, Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы укучыларга быел көмеш медаль бирелмәячәк. Чыгарылыш сыйныф укучысы тиешле нормаларны үтәп, БДИларны 75 баллга бирсә яки аннан да югарырак нәтиҗәләр күрсәтсә, ул укучыга алтын медаль тапшырылачак", - диде ул брифингта.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: