Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Быел "Каравон" фестивале ничек үтәчәк?

Быел рус фольклорының «Каравон» фестивален беренче тапкыр онлайн-форматта узачак.

Әлеге фестиваль Татарстанда 1993 елдан бирле үткәрелә. Быел барлык мастер-класслар, концертлар һәм түгәрәк өстәлләр Instagram,  «ВКонтакте» һәм Facebook социаль челтәрләрдә оештырыла.

Бәйрәм чаралары 18 майда Лаеш районының Никольское авылында башланып, 23 майга кадәр дәвам итәчәк.

Фестивальнең хедлайнерлары итеп танылган башкаручылар - «Ворожея» төркеме, «Пелагея» проекты резиденты «Репа& Поверье» фолк-төркеме билгеләнгән.

23 майда «Каравон» XXVIII фольклор бәйрәме аудиториясенә котлау сүзләре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итәчәк.

Онлайн-чаралар афишасы:

18 май

 Г. Германовадан курчаклар әзерләү буенча мастер-класс (Никольское авылы);

13.00 Сәйлән белән эшләү буенча оста Виктория Глазуновадан «Борок» бизәнү әйбере әзерләү буенча мастер-класс (Рус фольклоры үзәге Казан шәһәре);

16.00 «Никольское авылы рус костюмы турында хикәя». Модераторы - Ф. Муртазина. (Г. Р. Державин исемендәге Лаеш төбәге музее директоры);

19 май

13.00 «Кашык утырту» музыка уен коралларында уйнау буенча мастер-класс. Модераторы - И. Стрелкова (Казан дәүләт мәдәният институты доценты, «Лад» ансамбле җитәкчесе).

13.00 Галина Елистратовадан «Хомут» күкрәк бизәге ясау буенча мастер-класс.

14.00 «Татарстан Республикасы рус халкының традицион мәдәнияте: тарих һәм хәзерге заман» дигән түгәрәк өстәле. Модераторы -  Зилә Явгильдина (Казан дәүләт мәдәният институтының фәнни эшләр буенча проректоры);

20 май


13.00 «Бәйрәмгә хатын-кызлар комплексын ничек итеп дөрес җыярга» Лаеш районы Никольское авылының хатын-кызлар костюмнары комплексы белән бәйле мастер-класслар күрсәтү.  

Халык сәнгать иҗаты буенча мастер-класс.

21 май


 13.00 «Никольское авылы Каравон җыры жанры». Никольское авылы мәдәният йорты мөдире И. Комиссарова үткәрә.

22 май


10.00 «Каравон» бәйрәменең тарихын сөйләү һәм аны күрсәтү.

13.00 Коллективлар чыгышы.


23 май
 

«Млада» балалар фольклор ансамбле һәм «Верес» ансамбленнән видео сәламләү.

«Лад» халык җыры ансамбленнән видео сәламләү.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең рус фольклор коллективлары чыгышы.

 

Чыганак

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса