Бәяләр торышын тикшереп тору буенча штаб төзелде
Татарстанда Президент Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларының торышын тикшереп тору буенча оператив штаб төзелде.
Штаб алдына һәркөнне азык-төлек товарларын ваклап сату һәм сатып алу бәяләренә мониторинг уздыру, социаль әһәмиятле азык-төлек продуктларына бәяләрнең үсүен булдырмау бурычы куелды, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте. Штабның җитәкчесе итеп Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа