Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәя арту туктап торырга тиеш булачак

Татарстанда «Магнит», «Лента», X5 Retail Group, «Ашан», «Дикси», Metro Cash & Carry кебек эре сәүдә челтәрләре кибетләрендә ике айга азык-төлеккә бәяләр артуны туктатып торырга ниятлиләр.

Бу азык-төлек составына социаль яктан иң әһәмиятле дип табылганнары керә. Болар - сыер ите, дуңгыз ите, сарык ите, тавык ите, туңдырылган балык, сөт һәм кайбер сөт продуктлары, шикәр һәм тоз, үсемлек мае, кайбер төр ярмалар, бәрәңге, кәбестә, кишер, алма һәм башкалар.

Ритейлерлар монополиягә каршы федераль службага килешү проектын юллаганнар инде. Ул раслангач, бәяләр ике ай дәвамында үзгәрмәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса