Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Буяучылар ярышты

Һөнәр осталары арасында игълан ителгән шәһәр бәйгесен йомгаклаучылар нәкъ менә буяучылар иде.

Make-up - фисташка. Юк, сүз гүзәл затларның фисташка төсендәге макияжы турында да, сәхнә образы хакында да түгел. Ә "Үз һөнәренең остасы" конкурсантлары - йөзләре сыек яшел төстәге "сипкелләр" белән бизәлгән буяучы кызлар хакында.

Һөнәр осталары арасында игълан ителгән шәһәр бәйгесен йомгаклаучылар нәкъ менә буяучылар иде. Ярышка аларның нокта куюы очраклы түгел, миңа калса. Чөнки буяучы - төзелештә иң җаваплы һөнәр иясе. Күп төрле төзелеш белгечләре башкарган эшнең "йөзен" алар таныта, ләбаса. Оста куллы икәнсең, эш нәтиҗәсе дә, димәк, яхшы, матур, күз явын алырлык булачак. Сүз уңаенда, маляр (буяучы) немец теленнән "рәссам" дип тәрҗемә ителә дә.

Тарих сәхифәләрендә иң беренче штукатур-буяучы кебек һөнәр ияләре турында мәгълүмат Борынгы Мисыр белән бәйле. Безнең эрага кадәр 5 меңъеллыкка караган корылмаларның гипс измәсе белән сыланган һәм өстеннән буялган булуы турында билгеле. Кайбер өслекләрдә исә мәҗүси тәңреләр сурәте һәм башка персонажлар да төшерелгән булган. Борынгы Кытайда да агач диварларны буяу гадәти саналган. Безнең ил тарихында һөнәри-техник училищеларда андый белгечләрне 1932 елда әзерли башлаганнар. Әлмәттә исә андый белгечлекләр арасында һөнәри осталык бәйгесе быел җиденче тапкыр оештырылды. Ярышта ике кешелек 5 звено катнашты. Иң элек конкурсантлар 15 сораудан торган тест җавапларын ачыклады. Кызлар эш урыннарын әзерләгән арада комиссия аларның дөреслеген тикшереп тә чыкты. Кызыксынучан журналистлар иң беренче булып ул нәтиҗәләргә күз ташлады. Теоретик белем бәйгесендә иң күп баллны (24) "АИСК"ның Анна Хлопцева һәм Розалия Макъмимҗанова звеносы җыйды. "СМП-Нефтегаз" акционерлык җәмгыятеннән Рәсимә Талипова һәм Галия Нуруллина 21 балл белән - икенче урында. "АРСУ" буяучылары Рәмзия Зиннәтова, Рәсимә Сәбирҗанова һәм "Арслан"нан Валентина Потемкина һәм Валентина Герасимовалар 19 ар балл белән - өченче урында.

Бәйгенең гамәли өлеше конкурсантларда тоемлау хисенең ни дәрәҗәдә җитеш икәнлеген күрсәтте. Һәммәсенә хастаханә палатасы (ярыш онкология диспансерының икенче чиратында үтте) диварына төшәчәк "фисташка" төсенең үрнәге таратылды. Аларга ак буяуны уайт-спирит белән тиешле дәрәҗәдә сыеклап, яшел, сары, кара колер белән бирем төсен табарга кирәк иде. Колерларның сериясе бер, ләкин төсмерләре үзгә иде. Монда менә рәссам тоемлавы кирәк тә.

Дивар буяуны 13 минут дигәндә "АИСК"тан Закирова-Нуртдинова звеносы беренче булып төгәлләде. Секундларга калышып шул ук фирмадан Хлопцева белән Мәкъсимҗанова звеносы тапшырды. "СМП-Нефтегаз" кызлары җитезлектә өченче булды. Комиссия тикшергәннән соң төс тәңгәллеге, чисталык, гомумән, сыйфат буенча "АРСУ" буяучыларына тиңнәр юк дигән фикергә килде. Теория һәм гамәли биремнәр нәтиҗәсе буенча беренче урынга "СМП-Нефтегаз" лаек булды. Икенчедә - "АРСУ" һәм "АИСК". Өченче урынны "Арслан" яулады. "АИСК"ның өченче җирәбә тартып, эшне иң беренче тәмамлаган звеносы -дүртенче урында.

Ләйләгөл Минаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250