Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бушлай торак кемнәргә?

28 март көнне Әлмәт муниципаль районы иҗтимагый советының чираттагы утырышы булып узды. Анда советның узган елгы эшчәнлегенә отчет ясалды, агымдагы елга планнар расланды, торак белән тәэмин ителеш, яшьләр белән алып барылган эш турындагы сораулар каралды.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Н.А.Богданчиков торак белән тәэмин ителеш турында мәгълүмат биреп, 1 гыйнварга башкарма комитетта социаль найм килешүе буенча торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган 950 кешенең чиратта торуын җиткерде. Аларның 92 се күп балалы гаиләләр, 54 кеше Бөек Ватан сугышы ветераны һәм сугышта катнашучыларның тол калган хатыннары, 240 кеше сугышчан гамәлләрдә катнашучылар, 195 е әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балалар, 194 е физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр һәм инвалид балалары булган гаиләләр. 2011 елда 147 кеше торак шартларын яхшырткан. 69 кеше федераль фондтан субсидия алган. Аның буенча 61 Бөек Ватан сугышы ветераны, бер "әфганчы", инвалид бала тәрбияләүче бер гаилә һәм алты инвалид фатирлар белән тәэмин ителгән. Алардан тыш кичекмәстән ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә каралган 10 % квота буенча 21 кешегә фатирлар бүлеп бирелгән. 24 ятим , Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан һәм Төньяктан кайтып калабызда төпләнгән берәр кеше сертификатлар алган. Сугышчан гамәлдә катнашкан 5 якташыбыз да 10 процентлы квота буенча бирелгән торакларында узган ел өй туйлары уздырган. Шушындый ук юнәлештә 6 инвалид, янгын чыгып тораксыз калган ике гаилә дә торак белән тәэмин ителгән. Мәгълүм булганча, шәһәрдә һәм районда 22 торак йорт авария торышында дип табылды. Үткән ел әлеге программа буенча 31 гаилә, ягъни 79 кеше шулай ук уңайлыклары булган фатирларга социаль найм килешүе буенча күчерелде. Тагын 17 йортны күчерәсе калган. Күп балалы гаиләләр арасыннан 8 е шулай ук фатирлы булган. Николай Алексеевич социаль ипотека буенча 1 гыйнварга Дәүләт торак фонды реестрында 3891 кеше торуын да искәртте. Бу программа буенча 515 кеше торак шартларын яхшырткан. Әлмәт муниципаль районы Советының 25.01.2011 елдагы 47 нче карары белән социаль ипотека программасы буенча фатир алуда кичекмәстән ярдәм кирәк булган кешеләр исемлеге расланган. Исемлектә 115 кеше. Аларның 21 е 2011 елда торак шартларын яхшырту бәхетенә ирешкән.

Николай Богданчиковка иҗтимагый совет әгъзаларының сораулары байтак булды. Җаваплардан аңлашылганча, социаль найм буенча, ягъни бушлай фатир алуга чиратка билгеле бер категория кешеләр торак шартлары җентекләп тикшерелгәч кенә алына. Әлмәт муниципаль районында күп балалы 1200 дән артык гаилә исәпләнә. Аларның 530ы җир участогы бүлеп бирүләрен сорап гариза язган. Н.А.Богданчиков аларга алтышар сутый участок бүлеп бирү турында карар кабул ителүен җиткерде. Әлеге күп балалы гаиләләр йортларын җиткереп бетергәч кенә социаль найм буенча фатир чиратыннан төшереләчәк.

Балалар һәм яшьләр эше буенча идарә начальнигы Р.М.Карпов яшьләр белән алып барылган эш, оешмаларда, предприятиеләрдә яшьләр хәрәкәтен активлаштыру уңаеннан күрелә торган чаралар хакында тулы мәгълүмат бирде. Чыгышта ассызыкланганча, Әлмәт муниципаль районында 18 дән 30 яшькә кадәрге 52 меңнән артык кеше яши. Соңгы елда яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда күп эшләнгән. Монда предприятиеләрнең дә, бигрәк тә "Татнефть" ААҖнең өлеше зур булуы билгеләп үтелде. Аларда 49 яшьләр комитеты төзелгән, шуның 27 се нефтьчеләргә туры килә. Яшьләр комитеты булмаган оешмаларның да барлыгы искәртелде. Яшьләр белән эшләүдә бик күп программалар гамәлдә. Аларны тормышка ашыру өчен максатчан эш алып барыла. Яшь әлмәтлеләрнең уңышлары, республика күләмендә яулаган җиңүләре дә байтак. Родион Карпов проблемаларга да тукталды. Мәсәлән, балаларның сукбайлыкта йөрүе һәркемдә зур борчу тудыра. Шулай ук үсмерләр тарафыннан хокук тәртибен бозучылар да кимеми. Балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә исәптә торучылар 2011 ел азагына 278 үсмер тәшкил иткән. Үз-үзләренә кул салучылар, экстремизм йогынтысына бирелүчеләр дә күзәтелә. Наркоманиягә, психоактив матдәләр куллануга каршы көрәш алып бару шулай ук мөһим мәсьәләдән санала.

Иҗтимагый совет әгъзалары эшсез яшьләрнең исәбен алырга, алар белән элемтәдә торырга, нәрсә белән шөгыльләнүләрен ачыкларга, сукбай балаларны предприятиеләргә беркетергә дигән тәіъдим белән чыкты.

Иҗтимагый советның узган елгы эшчәнлегенә килгәндә, аның рәисе В.Н.Аргодяев билгеләп үткәнчә, 2011 елда да утырышларда халык тарафыннан күтәрелгән сораулар, проблемалар тикшерелгән, алар буенча карарлар кабул ителгән һәм бу мәсьәләләр район башлыгына, муниципаль район Советына һәм башкарма комитетына җиткерелгән. Советта төрле юнәлештәге 4 комиссия эшли.

Ахырдан утырышта каралган мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде, агымдагы елга эш планы расланды.

И.Апачаева.

М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250