Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бурыч өчен үч алырга теләп, җинаятьчегә әйләнгән

Чаллыда 30 яшьлек берәү бурыч түләргә ашыкмаган танышының чит ил машинасын куып алып киткән һәм авариягә эләккән. Бу турыда ТР Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

29 яшьлек машина хуҗасы йорт яныннан 500 мең сумлык машинасы югалуы хакында хокук сагындагыларга хәбәр итә. Полиция хезмәткәрләре тиз арада шикле кешенең кем булуын ачыклыйлар. Эшсез адәм элек тә наркотиклар тараткан өчен хөкем ителгән булып чыга. Ул бурычын түләргә ашыкмаган өчен танышының машинасын куып алып киткән һәм юл һәлакәтенә эләккән. Машинаны штрафстоянкага куйганнар, куып алып китүчегә карата «урлау максатын күздә тотмыйча чит милекне законсыз үзләштерү» дигән маддә буенча җинаять эше кузгатылган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса