Әлмәт таңнары

Кинотеатр һәм музейларның кайчан ачылачагы билгеле булды

Россиядә кинотеатрлар һәм музейларның эшчәнлеге июль уртасына яңартылачак.

Бу хакта вице-премьер Дмитрий Чернышенко хәбәр иткән дип яза https://tass.ru

Аның сүзләренчә, кинотеатрлар коронавируска каршы куркынычсызлык чараларын үтәгән очракта эшчәнлек җәелдерә ала.

Реклама

Музейлар мәсьәләсенә килгәндә, алар әлегә аерым килүчеләр өчен генә ачыла. Хәзер аларны гадәти режимда эшләүгә әзерләү эше алып барыла. Шулай ук вирус таралуга каршы тору чаралар күреләчәк.

Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматлары буенча, кинотеатрларны ачу турындагы ахыргы карарны санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, төбәк башлыклары кабул итәчәк.

Чыганак

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: