Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанның күпфункцияле үзәкләре Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен участок сайлау турында гаризалар кабул итә

Бүгеннән Татарстанның күпфункцияле үзәкләре Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен булу урыны буенча участок сайлау турында гаризалар кабул итә башлый. Бу хакта Татарстанның күпфункцияле үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Барлык теләүчеләр 1 июльдә узачак Гомумроссия тавыш бирүендә «мобиль сайлау» механизмыннан файдалана ала, - диелә хәбәрдә. - Татарстанлылар прописка буенча түгел, ә фактик урнашу урыны буенча тавыш бирә ала. Моның өчен 5 июньнән 21 июньгә кадәр гариза бирергә кирәк».

Шунысы мөһим: урнашу урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гаризаны бары тик бер тапкыр гына биреп була.

Күпфункцияле үзәктә әлеге участок сайлау буенча хезмәт күрсәткәндә паспорт сорала. Паспорт алыштыру өчен тапшырылган икән, шәхеснең вакытлыча таныклыгын күрсәтергә мөмкин.

Гариза бирүчеләрдә битлек һәм перчаткаларда булырга, шулау ук алар социаль дистанцияне сакларга тиеш.

Моннан тыш, 5 июньнән 21 июньгә кадәр территориаль сайлау комиссиясенә, шулай ук РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аша, 6 июньнән 21 июньгә кадәр участок сайлау комиссиясенә гариза бирергә мөмкин.

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча Төп тавыш бирү көне башланганчы ук 25 июльдән 1 июльгә кадәр тавыш бирергә дә мөмкин.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса