Бу көннәрдә Татарстанның халык артисткасы Раушания Фәйзуллина туган ягы Арчада гастрольләрдә.
Театр репертуарындагы иң халыкчан һәм моңлы "Кызлар килде авылга" комедиясен артистлар Ташкичү авылында, Арча педагогия көллиятендә, Яңа Кенәр сәхнәсендә уйнады.
Бүген Арча мәдәният сараенда, иртәгә Раушаниянең туган авылы Симетбашта, кичен Шушмабашта күрсәтәчәкләр. 6 мартта Әлмәт артистлары Яңа Кишет клубы сәхнәсенә менә. Бу сәфәреннән Раушания буш кул белән кайтмас, Әлмәттәге фатир-музее тагын бер кызыклы экспонатка баер, мөгәен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа