Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздыру буенча закон проекты беренче укылышта кабул ителде

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Мурад Гаделшин "Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына 2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздыруны әзерләүгә Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында" Татарстан Республикасы законы проектын тәкъдим итте.

Документ 2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздыруга бәйле рәвештә әзерләнде. Закон проекты муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына авыл хуҗалыгы исәбен алуны әзерләүгә Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында. Вәкаләтләр авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздыру өчен җаваплы федераль башкарма хакимият органына мәгълүмат бирүгә, авыл хуҗалыгы исәбен алуга керә торган объектлар турында белешмәләр җыю һәм саклау өчен җайлаштырылган биналар бирүгә һәм гражданнарны исәп алу объектлары турында мәгълүмат җыюга җәлеп итүгә кагыла.

http://agro.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса