Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт районы оешмасы җитәкчесе итеп Ильяс Сәлахов билгеләнде
Пәнҗешәмбе көнне Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында татар конгрессы утырышы булып узды.
Аның эшендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының республикада иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге мөдире Данис Закиров та катнашты. Мәгълүм булганча, татар конгрессының бөтен дөнья буйлап 400 гә якын оешмасы исәпләнә, шуның 45 е Татарстанда. Утырышта конгрессның Әлмәт районы оешмасы җитәкчесе сайланды. Бу вазифага Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры Ильяс Сәлахов билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа