Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге бюро утырышына җыелды

Бүген АГИМС бинасында Бөтендөнья татар конгрессының бюро утырышы үтте.

Анда "Ризаддин Фәхреддинең иҗади мирасын өйрәнү буенча иң яхшы фәнни эш" бәйгесенә йомгак, "Фәхреддин һәм татар мәгърифәтчелеге" дигән темага Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенә әзерлек мәсьәләләре каралды.

Бүлек рәисе Ильяс Сәләхов сүзләренә караганда, бәйгедә 62 укучы һәм студент катнашкан. Татарстаннан тыш, Ырынбур, Чуаш иле укучылары, КФУ, АГИМС, Чистай, Минзәлә педагогия, Әлмәт физкультура көллиятләре студентларыннан фәнни эшләр кабул ителгән.

Комиссия беренче урынны Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының психология-педагогика факультеты студенты Фәннур Кәримовка бирергә карар кылган. Икенче урынга Казан федераль университетының Алабуга институты студенты Лилия Хәбибуллина, өченче урынга Әлмәт физкультура көллияте студенты Айгөл Ногманова, Казан федераль университетының Алабуга институты студенты Рәзилә Сәйфулова лаек дип табылган. Укучылар арасында иң яхшылар исемлегендә Сакмар районы Татар Каргалысы гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Әдилә Самарханова (Ырынбур), Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназия укучысы Рина Бадыкшанова аталды. II урында - Батыр районы Шыгырдан гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Ризәлә Айзатуллова (Чуаш иле), Әлмәтнең 25 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Булат Шаһиев. Бөгелмәнең 11 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Айгөл Бадретдинова, Әлмәттәге 9 мәктәп укучысы Миләүшә Моталлапова, Абдулино районы Тирис-Усман төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Гүзәл Хәлиуллина (Ырынбур) III урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса