Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Әлмәт оешмасының бюро утырышы узды

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Әлмәт оешмасы бюросының чираттагы утырышы булды.

Анда Әлмәт районы башлыгы урынбасары, район советы рәисе урынбасары Наҗия Хәйдәрова катнашты. Утырышны ачып, институтның ректоры, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Әлмәт оешмасының рәисе Ильяс Сәлахов оешманың планнары турында сөйләде.

Утырышта бюро составын киңәйтү турында карар кабул ителде. Көньяк-көнчыгыш сәүдә-сәнәгать палатасының идарә рәисе Рөстәм Латыйпов, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Рәфкать Шаһиев, Әлмәт районы имам мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов бердәм тавыш белән бюро әгъзалары составына кертелделәр.

Утырышта шулай ук республика татар хатын-кызларының "Ак калфак" җәмәгать оешмасының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе итеп "Әлмәт хәбәрләре" гәзитенең баш редакторы Ландыш Зарипова бертавыштан сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса