Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Брилиант Дәүләтшина: “Матур яшьлегемне хәтерләмим”

Әлмәттә гомер кичерүче Брилиант әби Дәүләтшина Бөек Ватан сугышын ачык хәтерләмәсә дә, шул авыр елларда туып-үскән бала. 83 яшьлек әби иңнәрендә күпме күз яше, чыдамлык һәм сабырлык! Сугыш башланганда аңа бит нибары 10 яшь була...

- Сугыш башланган көнне Әлмәткә Сабантуйга төшкән идек. Шулкадәр кызу көн! Атны бәйләп, әрәмәлеккә киттек, - дип Брилиант әби сугыш башланган көнне хәтерендә яңарта. - Без салкын су көтеп утырабыз, әти алып килергә тиеш. Бермәлне радиодан Молотов: "Сугыш, сугыш башланды!" - дип сөйләргә тотынды. Бөтен кеше атларына утырып кайтып китте. Бәйрәмнең яме бетте, күңелгә шом керде. Ул чагында сугышның никадәр куркыныч булачагын әле беркем дә абайламый иде...

1941 ел башыннан ук ничектер шомлы була. Яз көне Мәмәтнең тулы бер урамы янып бетә. Апрель шулкадәр кызу килә, беркем берни дә эшли алмый, дистәләгән гаилә түбәсез, каралты-курасыз кала. Әле йорт торгызып та җитешмиләр, июньдә сугыш башлана. Күпләр сарайларны өй итеп керәләр, фермаларда яшәүчеләр дә аз булмый.

Дәүләтшиннар гаиләсе дә чыгышлары белән Мәмәт авылыннан. Брилиант әбинең әнисе укымаса да, "грамотный" - хәреф таный торган була. Тырыш кыз 21 нче елгы ачлыктан соң, үзлегеннән шәл бәйләргә өйрәнеп, гаиләсен аякка бастыра. Русча белгәнгә аны Мәмәттә почта мөдире итеп куялар. Сугышка әтиләре Ибраһимны озак алмыйлар. Ярты ел узып, ноябрьдә ул сугышка китү белән гаиләләрендә дүртенче балалары - кызлары туа. Өйдә авыр эшләрне эшләрдәй ир калмый. Әниләре көне-төне хезмәттә. 10 яшьлек Брилиант - гаиләдә өлкән бала - бөтен хуҗалыкны үзе алып бара.

Тормыш ачысы

- Хәтерлим, әтиләре, абыйлары сугышка китеп, караучысыз калган балаларга дәүләт 20 шәр сум акча бирә иде, - дип сүзен дәвам итә Брилиант әби. - Аны ай саен чират көтеп ала идек. Почтада эшләгәч, әнинең өйгә кайтып безне карарга вакыты юк. Авыр чаклар булды дип әйтү генә аз, без, гомумән, балачагыбызда авырлыкларны җиңеп, эшләп яшәргә өйрәндек. Тулы, матур яшьлек елларын хәтерләмим дә. Тузганакка охшаган күксагыз чәчтеләр бер елны. Атларның яхшыларын сугышка алып киттеләр. Бөтен кыр эшен кул белән башкарабыз. Ашарга ризык булыр дип мәктәп бакчасына укытучылар белән 10 төп алмагач утырттык. 41 нче елның кышы зәһәр суык килде. 40-50 градуста бөтен агачлар өшеп бетте. Шул елны җылы киемнәрне: бүрек, туннарны сугышка җыеп җибәрдек. Икенче елны авыл буйлап алтын йөзек - беләзекләрне җыеп, шуларны акчага әйләндердек, "Татарстан танкына" ярдәм иттек. И-и, эшләмәгән эшләр калмады ул елларны!

Мәктәптә хәтта ефәк корты үрчетеп, парашют ясарга ефәк тә җыеп җибәрәләр әле алар. Брилиант апа күпме генә тырышса да, тәки шул кортның ничек итеп тукымага әверелүен аңламый. 11 яшьлек кыз бала нәрсә белсен ди инде? Хәзер генә шул чагында ниләр эшләгәнне күңелендә яңарта. Май җитүгә укулар тәмамлана, бөтен бала-чага кырга чәчүгә китә. Ир-атлар авылда юк дәрәҗәсендә. Хатын-кызлар үзләре чәчә, сабанын да тарта. Бәхетләренә, бер абый яраланып авылга кайта. Ул яшь кызларны урак урырга өйрәтә. Әмма никадәр тырышсалар да, ике метр биеклектәге арышларны ура алмый алар. Аның каравы, көлтәне оста бәйләп, эскерт өеп куюны җәһәт башкаралар. Ул җәйне авылда атлар бөтенләй бетә. Көлтәләрне авылга сыер җигеп ташыйлар...

Язмыш сынавы

- Хәзер күп карчыклар, сугыш елларында ач тордык, ашарга ризык булмады, дип сөйлиләр. Без ач утырмадык. Урманда нинди үлән агулы түгел, һәммәсеннән дә ашарга хәзерләдек. Кычыткан, кузгалак, какы, аның сабагы - шулардан аш пешерә, бер стакан сөт тә куша идем. Үземне, тагын ике малайны, бер сеңелне ашатырга кирәк бит! - дип сөйли Брилиант әби. - 45 нең язында бөтен Кичүчат баласы урынга егылып, авылда куркыныч чир таралды. Әлмәттә бер мәктәпне тулысы белән яптылар, шифаханәләрдә ятарга урын калмады. Авыз-борыннан кан китә, хәл юк иде. Нинди чир булгандыр ул? Казаннан бер лаборант кызны чакыртып, бик нык тикшергәч, кышланган икмәк белән туклану нәтиҗәсендә килеп чыккан авыру диделәр. Ул язны бөтен бала-чага кыштан калган икмәкне җыйды. Аны эре итеп тарттырсаң - көрпә, вак иттерсәң он була. Ачлык елында бу бер дигән ризык бит! Һәммәбез шуны ашады. Кышланган икмәкнең менә шундый авыру таратачагын кем белсен? Мин ул чагында 7 нче сыйныфта идем. 3 ай урыннан тора алмадым. Хәл юк иде чөнки. Табиблар миңа бер ел мәктәптә укырга рөхсәт бирмәделәр.

Язмабыз герое шул елны колхозда сөт җыярга эшкә урнаша. Аннан белемсез калам дип, Әлмәткә укырга китә. Иптәш кызлары белән 10 ны тәмамлагач, Бөгелмә педучилищесына укырга керә. Һәм бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлый. Әлмәтнең Кичүчат авылында, Колшәрип станциясендә, Зәй районының Федоровка, Олыҗы авылларында укыта ул. Шунда ире - Хуҗиәхмәт белән таныша. Өйләнешеп, ике балалары дөньяга килә.

Брилиант әби - олы җанлы, сабыр хатын-кыз. Шулай булмаса, меңләгән балага белем бирә, авыр сугыш елларыннан соң гаиләсен туендыра, аякка бастыра алмас иде. Бәрәңге утыртып, аны сатып, мәктәпкә әдәби китаплар да булдыра бит ул. Күпме егетне шахмат, шашка уйнарга өйрәтә. Кино карау культурасын да күпләргә ул иңдерә. Миңлебай кызларын хәтта чигү серләренә дә төшендерә. Заманында пионервожатый, агитатор, комсомол секретаре да була. Мәктәптән тыш тәрбияче булып та эшли.

Яшәү тәме

Менә шундый утны кичкән, авырлыкларга чыдам булып ныгыган сугыш елы баласы ул!

- Тормышыбыз хәзер рәхәт. Элек бик авырлык белән яшәдек. Сугыш еллары күңелдә әйтеп бетерә алмаслык тирән эз калдырды. Иң авыры - әтинең сугыштан кайтмавы булды. Күпме көттек без аны! Хәтерлим, соңгы бәрәңгеләрне биреп, бер чегән хатыныннан да сораган идек: "Кайта әтиегез, кайта!" - диде ул. Әмма ул кайтмады. Хәбәрсез югалганнар исемлегенә кертелде. Әтиле-әниле тулы тормышта үскән балалар бәхетле. Тыныч тормышта көн иткәннәр бу рәхәтнең тәмен белмәскә дә мөмкин. Ләкин без аны бик әйбәт беләбез. Дөньябыз гел аяз булып, илдә сугышлар булмасын иде дип телим һәр көнне!

Филүзә Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса