Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Бәрәңге” булсаң, сине әрчергә туры киләчәк...

Кайбер кешеләр бурычларын түләмәс өчен нинди генә хәйләләргә бармый! Новосибирскида яшәүче бер ир, кредитлар алып, 200 мең сум бурычка баткан һәм түләмәгән. Приставлар килгәндә ул бәрәңге капчыгы эченә яшеренгән.

Ишекне ирнең әнисе ачкан һәм улының өйдә юклыгын әйткән. Ышанмаучыларга кереп тикшерергә дә рөхсәт иткән. Кергән приставлар тикшереп-карап йөргән, бурычлыны тапмаган. Инде чыгып китәргә җыенганда гына бәрәңге капчыгы төчкереп җибәргән һәм бер якка авып киткән. Капчык эченнән матур костюм кигән бурычлы ир килеп чыккан. Ул инде ресторанда өстәл әзерләтеп, сөйгәне белән очрашуга барырга җыенган булган. Приставлар аның кыйммәтле техникасын, җиһазларын конфискацияләгән.

http://kiziltan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса