Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Брайт Парк" төзүчесе Казанда техноген һәлакәт китереп чыгарырга мөмкин

«Транснефть-Прикамье» прокуратурага «Брайт Парк»ТМК янындагы торбаүткәргечкә куркыныч тудырганы аркасында мөрәҗәгать итәчәк.

«Транснефть-Прикамье» АҖ «Әлмәт-Горький – 3» һәм «Әлмәт-Горький – 2» магистраль нефтьүткәргечләре өстендә уза торган «Брайт Парк» торак массивы янындагы юл участогы аркасында прокуратурага мөрәҗәгать итәргә ниятли. Компаниядә бу участок буенча зур йөк машиналарының йөрүе торбаүткәргечкә зыян китерергә мөмкин, дип саныйлар. Бу хакта «Татар-информ» МА «Транснефть-Прикамье» компаниясенең баш инженеры урынбасары Эдуард Ишалин сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзер магистраль нефть үткәргечнең сак зонасында «Брайт Парк» торак комплексына даими юл оештырырга тырышалар. Бу юл астында уза торган торбаларның үлчәме 800 һәм 1000 мм диаметр.

"Юлның бу участогы буенча зур йөк машиналары, бетоновозлар йөри. Элек бу юл буйлап җиңел машиналар гына йөри иде, әле ул вакытта ук, алар бездән техник шартларын алсыннар һәм юлны көчәйтсеннәр өчен, торак массивны төзүче белән элемтәгә кердек. Әмма узган декабрьдән бирле бу мәсьәлә хәл ителмәде", - дип билгеләп үтте Ишалин.

Ул, торбаүткәргеч өстеннән куркынычсыз хәрәкәт итү өчен махсус күн урнаштыру кирәк, дип өстәде. Торбаларны сакламау куркыныч нәтиҗәләргә китерә.

«Әгәр торбаны сытса, аннан 55 атмосфера басымы астында нефть чыгачак», – дип ассызыклады Эдуард Ишалин.

Аның сүзләренә караганда, бу очракта өслеккә 11,4 тоннага кадәр нефть чыгарга мөмкин, ул 6,6 гектардан артык мәйданда таркалачак. Моның өчен «Транснефть-Прикамье» белгечләре 15 июльдә үк юлның проблемалы участогында – бетон блоклар, сигнал лентасы һәм киртәләр куйдылар.

"Әмма икенче көнне үк билгесез затлар бөтенесен урлап ташыдылар. Блоклар да, грунт та сүтелде. Хәзер торба буйлап тагын бетономешалкалар уза, бу 15-20 тонна авырлыктагы автомобильләр. Вакытлы юл зур йөк машиналары өчен магистральгә әверелде", - дип аңлатты Ишалин.

Сөйләшү ахырында ул киләсе атнада ук «Транснефть-Прикамье» АҖ вәкилләренең, хәлне хокук саклау органнары контроленә кую өчен, прокуратурага мөрәҗәгать итәргә ниятләвен билгеләп үтте.

"Чөнки без хәлне башкача үзгәртә алмыйбыз", - дип нәтиҗә ясады Эдуард Ишалин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса