Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бозымны бетерәм дип алтын-көмешләреннән һәм акчаларыннан колак какканнар

Таныш булмаган бер хатын-кыз бозымны бетерәм дип 50 яшьлек ханымның балигъ булмаган кызын "чишендергән" - ике алтын беләзәген һәм акчаларын алган. Матди зыян 27 мең сумнан артып китә. Казанда яшәүче анага полициягә мөрәҗәгать итүдән гайре чара калмый. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре 33 яшьлек пермьлене тоткарлый. Аның башка җинаятьләргә дә кагылышы...

Таныш булмаган бер хатын-кыз бозымны бетерәм дип 50 яшьлек ханымның балигъ булмаган кызын "чишендергән" - ике алтын беләзәген һәм акчаларын алган. Матди зыян 27 мең сумнан артып китә.


Казанда яшәүче анага полициягә мөрәҗәгать итүдән гайре чара калмый. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре 33 яшьлек пермьлене тоткарлый. Аның башка җинаятьләргә дә кагылышы булуы ачыклана. Бу юлы ул 18 яшьлек кызны шул рәвешчә алдаган һәм аның 7 мең сумлык алтын әйберләренә ия була. Тоткарланучы сөйләвенчә, ул кызларны сәгать ничә булуын сорап туктаткан һәм сүз иярә сүз чыгарып, аларда бозым булуын җиткергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса