Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бозым да бетмәгән, акча да юкка чыккан

Ялган экстрасенсларга бер ханым бозымны бетерсеннәр өчен 300 мең сум тирәсе акчасын биргән.

KazanFirst хәбәр итүченчә, июль урталарында Түбән Камада яшәүче әлеге ханым телевизордан психологик халәтне яхшыртырга ярдәм итү хакында булган парапсихолог рекламасын күргән. Бу вакытта ул күңел төшенкелегеннән интеккән була. Июль аеннан ноябрьгә чаклы ханым экстрасенсларга сеанслары өчен өлешләп акча күчергән. Мошенниклар анда көчле бозым булуын, моны бер генә сеанс белән бетереп булмаячагын әйткән. Ханым аларның сүзенә ышанган һәм шулай итеп акча күчерә башлаган. Әмма дүрт ай вакыт узса да, бернинди үзгәреш булмаган: депрессия дә бетмәгән, шәхси тормыш та көйләнмәгән. Шул чакта ханым полициягә мөрәҗәгать итәргә булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса