Бозга чыгу куркыныч
Машина йөртүчеләргә боз өстеннән йөрү рөхсәт ителгән урыннардан гына хәрәкәт итәргә киңәш ителә. Әгәр температура 3 көннән артык 0 градустан югары торса, боз чыдамлылыгы кими. Гади генә кагыйдәләрне үтәгәндә бәхетсезлек очракларын булдырмый калырга була.
Боз ярылган очракта:
- Паникага бирелмәгез, авыр әйберләрегездән котылыгыз, батмаска тырышыгыз һәм ярдәм чакырыгыз.
- Аяк киемен салыгыз. Кулларыгызны киң куеп боз кырыена тотыныгыз, түшегезне, аннары чиратлап аякларыгызны күтәрегез.
- Башыгызны су өстендә тотыгыз.
- Төпкә басып бозны ярга чыгарга тырышыгыз.
- Судан бозга күтәрелгәч, ярга таба үрмәләп чыгарга кирәк. Басып чабарга һич ярамый, чөнки кабат боз ярылу куркынычы бар.
Онытмагыз!
- Минимум 10 см калынлыктагы боз чыдам була.
- Елгалар тамагында һәм елгага су төшү урыннарында боз юка. Шулай ук боз чыдамлыгы тиз агышлы, җир асты сулары чыгу урыннарында начар була.
- 3 көн буе һава температурасы 0 градустан югары булса, боз чыдамлыгы 25% ка кими.
- Бозның ныклыгын төсе буенча белеп була: үтә-күренмәле ачык зәңгәр, яшел - чыдам; ак - 2 тапкыр ким; соры, тонык ак, сары - боз катламы начар. Мондый боз тиз ярыла.
- Балаларны үзләрен генә бозлы урыннарга җибәрмәгез.
http://mchs.tatarstan.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа