Болгарда Тукай Форумы узачак
28 июнь көнне Болгарда, "Болгар-Туган Тел" профильле сменасы кысаларында, Габдулла Тукай Форумы узачак.
Форумда төрле олимпиада, фәнни конференция җиңүчеләре, интеллектуаль бәйге, иҗтимагый проект, фестиваль лауреатлары һәм башка күп кенә сәләтле 7-11 нче сыйныф укучылары катнаша. Лагерьның программасы татар мәдәниятын, телен үзләштерүгә, татар телен тормыш-көнкүрешнең төрле өлкәләрендә уңышлы файдалануга, өйрәтүгә юнәлдерелгән.
http://mon.tatarstan.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа