Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Болгарда Ак мәчет ачылды

10 июнь көнне Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов җитәкчелегендәге делегация Изге Болгар җыенында катнашты. Әлеге чара Идел буе Болгарының ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көненә багышланды.

Бәйрәмдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТРның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, Россия мөселманнарының үзәк дини нәзарияте рәисе Тәлгать Таҗетдин һәм башкалар катнашты. Чит ил кунаклары арасында Ислам хезмәттәшлеге оешмасының генераль секретаре Әкмалетдин Ихсаноглу, Төрек республикасының дин эшләре буенча идарә башлыгы Мехмет Гермез, кайбер илләрнең мөфтиләре бар иде.

Бу көнне Болгарда Ак мәчет һәм мәдрәсә ачылды. Ак мәчет музей-тыюлыгының көньяк капкалары янында урнашкан. Аның мәйданы 88 колоннадан торган арка белән уратып алынган, уртага куелган фонтан ямь биреп тора. Киләчәктә мәчетне җиләк-җимеш бакчасы, чәчәкләр һәм күл белән уратып алу күз уңында тотыла.

Ике манараның биеклеге 46,5 м, төп гөмбәзнең диаметры 10 м, эчке яклап гөмбәзнең биеклеге 17 м тәшкил итә. Мәчет стеналары декоратив элементлар белән бизәлгән.

Татарстан Президенты Болгарны һәм Свияжскны торгызу буенча башкарган эшчәнлеге өчен Минтимер Шәймиевка рәхмәтен җиткерде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов инвесторларга - "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдиновка, "Металлоинвест" холдингы башлыгы Алишер Усмановка, "Украина үсеше" хәйрия фондына нигез салган Ринат Әхмәтовка, ОИС генераль секретаре Әкмалетдин Ихсаноглуга рәхмәтен белдерде.

Тантаналы чыгышлардан соң кунаклар мәчетнең эчке ягы белән танышты һәм биредә дога кылды.

Мәчет ишекләре бу көнне һәркемгә ачык иде. Хаҗилар Собор мәчете мәйданында намаз укыды, 922 елда ислам кабул ителүгә багышлап төзелгән музейда, Ак мәчет янында урнашкан икмәк музеенда булды.

Л.Сибгатуллина

Иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә департаменты.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250