Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Болгар тарихи-археологик комплексы ЮНЕСКО исемлегенә кертелде

Катар башкаласы Дохада уздырыла торган ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының шәех әл-Маясс бин Хәмәд бин Хәлифә әл-Тани рәислегендәге чираттагы 38 нче сессиясендә Болгар тарихи-археологик комплексын ЮНЕСКО исемлегенә кертү турында карар кабул ителде.

Болгар тарихи-архиологик комплексы исемлеккә кертелгән 1002 нче объект булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетына Алжир, Германия, Һиндстан, Катар, Колумбия, Малайзия, Сенегал, Сербия, Япония, Вьетнам, Казакъстан, Корея, Ливан, Перу, Польша, Португалия, Төркия, Филиппины, Финляндия, Хорватия һәм Ямайка кебек 21 ил керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса