Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанның 100 укучысы өчен бушлай бизнес-лагерь оештырыла

Яшүсмерләр өчен онлайн-смена көзге каникул көннәрендә - 12 октябрьдән 26 октябрьгә кадәр узачак.

Татарстанның 100 укучысы бизнес-лагерьга бушлай бара һәм эшмәкәрлек эшенә өйрәнә ала. Бу турыда Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Барлык чаралар да заманча укыту ысулларын исәпкә алып оештырылды һәм хәзерге мәктәп укучыларында эшкуарлык компетенцияләрен үстерү максатыннан «уен аша укыту»ны күздә тота», — диделәр министрлыкта.

Онлайн-лагерь көзге каникул көннәрендә — 12 октябрьдән 26 октябрьгә кадәр узачак. Анда 14 яшьтән 17 яшькә кадәр яшьләр катнаша ала. Иң актив катнашучыларны смена нәтиҗәләре буенча республиканың шәһәр читендәге комплексларының берсенә өч көнлек бизнес-съездга чакырылачак.

Өч көн дәвамында укучылар экспертлар һәм эшмәкәрләр белән очрашачак, шулай ук үз бизнесын булдыру һәм үстерү өстендә эшләячәк. Смена азагында аларга үз проектларын эксперт комиссиясе каршында якларга туры киләчәк. Программада шулай ук кичке күңел ачу һәм спорт чаралары, уеннар, дискотека  һәм отряд әңгәмәләре  планлаштырылган. Катнашучылар исемле сертификатлар алачак.

 Бизнес-сменага http://moibiz116lager.ru/ сылтамасы буенча теркәлергә мөмкин.

Чараны «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты һәм «Эшмәкәрлекне популярлаштыру» төбәк проекты буенча Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды уздыра.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса