Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бишмунча мәдәният йортында "Нәүрүз чибәре" бәйгесе уздырылды.

Матурлыкта, зирәклектә көч сынашырга 11 авылдан гүзәлләр җыелды.


"Нәүрүз гүзәле"н бәяләргә "Альметьевский вестник" газетасы баш мөхәррире Ландыш Зарипова рәислегендә мәртәбәле жюри дә чакырылган иде. Танылган язучы һәм публицист Әсгать Салах, Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Иван Горбатов һәм башкалар татар сылуларының тышкы һәм эчке матурлыгын, җыр-биюгә, аш-суга осталыгын, модага, кием-салымга мөнәсәбәтен, зәвыклылыгын һәм кыюлыгын, туган телне, гореф-гадәтләребезне ни дәрәҗәдә тирән белүләрен бәяләделәр.

Концерт матур җырлар һәм дәртле биюләр белән башланып китте. Бәйрәмнең оештыручысы һәм алып баручысы, район мәдәният йортының "Факел" агитбригадасы җитәкчесе Исламия Ханнанова гүзәлләрне сәхнәгә чакырды. Югары Мактама, Яңа Нәдер, Яңа Кәшер, Мәмәт, Габдрахман, Кама-Исмәгыйль, Сөләй, Урсалбаш, Колшәрип, Елховой, Кичүчат гүзәлләре арасыннан иң-иңен сайлап алу җиңелләрдән булмады.

Беренче турда нәүрүзбикәләр кыскача гына үзләре белән таныштырдылар. Берсе шигырь юллары белән үзен мактаса, икенчесе матур җыр белән теләгәнен әйтеп салды. Икенче бәйгедә кызлар зирәклектә көч сынашты, өченче турда осталыкларын раслап тулы бер концерт программасы тәкъдим иттеләр. Дүртенче бүлектә исә, гүзәлләр татар халык киемнәрен киеп, үзләре әзерләп килгән татар халык ашларын тәкъдир иттеләр.

Кызларның Тукай телен яхшы белеп, саф татарча сөйләшүләренә дә игътибар бирелде.

"Нәүрүз гүзәле" бәйгесе җыр-биюләребез, аш-суларыбыз, милли йолаларыбызны чагылдырган олы бәйрәмгә әверелде. Катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады. Төрле номинацияләрдә җиңү яулаган кызларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Габдрахман авылы гүзәле Айгөл Минһаҗева бөтен яклап та иң-иң камиле дип табылды һәм "Нәүрүз гүзәле" титулына лаек булды. II урынны Елховой авылыннан яшь, талантлы кыз Рәмилә Сәгыйдуллина, III урынны Яңа Кәшердән Гөлшат Зарипова яулады.


Жюри әгъзалары исеменнән чыгыш ясап, Ландыш Зарипова зал тутырып килгән тамашачыларны бүгенге бәйрәм чарасы белән тәбрик итте. Мәдәният елы уңаеннан районда һәм шәһәрдә алып барылган эшчәнлек турында сөйләде, милли гореф-гадәтләребезне саклауда "Нәүрүз гәзәле" кебек бәйгеләрнең әһәмияте зур булуын, чараның абруе елдан - ел арта баруын ассызыклады. Танылган язучы һәм публицист Әсгать Салах кызларга үзенең матур теләкләрен әйтеп, күптән түгел генә нәшер ителгән өр-яңа китабын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса