Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Биш балыкчы Кама елгасында агып киткән

Бүген иртән Алексеевск бистәсеннән ерак түгел Камада балык тоткан 5 балыкчы боз өстендә елгага агып киткән.

Вакытында килеп җиткән коткаручылар аларны ярты сәгать эчендә көймәләр белән ярга алып чыга алган. Балыкчылар ярдан 200 метр ераклыкта булган. Бүген иртән Кама елгасының төп юлы боздан арына башлаган, сусаклагычта су 8 сантиметрга күтәрелгән, агым көчәйгән. Кисәтүләргә карамастан, балыкчылар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән, дип хәбәр итәләр Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән. Кичә коткаручыларга Кама Тамагы районында Иделдән ике балыкчыны алып чыгарга туры килгән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250