Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Биш бала анасы спайс сатып көн иткән

Тәмәке киоскында эшләүче 37 яшьлек хатын наркотикларны эш урынында сата торган булган. Җинаятьчене оперативниклар "контроль сәүдә" вакытында тоткарлый.

"Сәүдәгәр"дән 28 доза спайс сатып ала полиция хезмәткәрләре. Алыш-биреш тәмам булу белән хатын-кызның кулына богау эләләр. Тикшерү барышында киоскта тагын 39 доза наркотик тәмәке табып алына.

Әлеге гамәле өчен Яшел Үзән шәһәр суды 5 бала анасын 5,5 елга ирегеннән мәхрүм итә. Балаларының өлкәненә 17, кечкенәсенә 5 яшь. Баксаң, вазифаларын тиешенчә башкармаган өчен хатын 3 балага ана хокукыннан мәхрүм ителгән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса