Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бигәштә Бөек Җиңү көненә багышланган митинг булып узды

8 май көнне Бигәш авылыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган обелиск янында митинг булып узды.

Обелиск 1980 елда, Җиңүнең 35 еллыгына булдырылган иде. Ул Бигәш авылыннан яу кырында ятып калган 168 сугышчының исеме язылган хәтер китабыннан гыйбарәт.

Митингка җыелучыларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айдар Каюмов, "Татнефть" ААҖ профком рәисе Гомәр Яруллин, "Татнефть-Энергосервис" вәкилләре, 21 нче мәктәп укучылары, кадетлар, Бигәш микрорайонында яшәүчеләр, һәлак булганнарның якыннары, балалары һәм оныклары катнашты.
Бигәштә бүген 4 Бөек Ватан сугышы ветераны, 1 тол хатын, 27 тыл хезмәтчәне яши. Алар хөрмәтенә митингта котлау сүзләре, сугыш җырлары, шигырьләр яңгырады.
Чара обелискка чәчәкләр һәм веноклар кую белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса