Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең Бигәш урамында автомобиль юлының яңартылган участогы ачылды

Төзүчеләр урамыннан алып Яр Чаллы ягына (3,5 км) кадәр участокта эшләр августтан бирле башкарылган.

«ГУАД» МУП көче белән 40 000 кв. метр юл өслеге ремонтланган. Аның өске катламы вак таш - мастик асфальтобетоннан эшләнгән, термопластиктан тамгалар төшерелгән. Өстәмә рәвештә 6 яңа автопавильон һәм җәяүлеләр өчен киртәләр куелган. Моннан тыш, тротуарлар ясалган.

Яңартылган участокны тантаналы рәвештә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов ачты. Чара барышында алар юл службасы хезмәткәрләрен Мактау грамоталары белән бүләкләде, МУП «ГУАД» исә дәрәҗәле кунакларга кар чистарту техникасын тәкъдим итте.

Шулай ук эш визиты кысаларында республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы «Татнефтедор» ҖЧҖ Әлмәт филиалының асфальт-бетон заводы лабораториясендә, шулай ук МУП «АТУ»да булды, анда троллейбус һәм электробус тәкъдир ителде. Соңрак Фәрит Хәнифов «АПОПАТ» АҖ предприятиесе белән танышты, коллектив белән очрашты.

Соңрак министр «ТаграС-ТрансСервис» предприятиесенә барды, ремонт җитештерү цехын карады һәм «Елховтранссервис» АТЦ белән танышты. Предприятиеләр эше белән танышканнан соң, Транспорт министрлыгы башлыгы юл тармагы мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса