Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәхетсезлеккә юлыгасыгыз килмәсә...

Әлмәттә бүген күзәтелгән һава торышы элемтә һәм электртапшыргычларда да өзеклекләр китереп чыгарырга мөмкин. Начар ныгытылган, киң форматлы, иске реклама конструкцияләренең җимерелү ихтималын да онытмаска кирәк.

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы шулай ук М-7 (Югары Ослан, Яшел Үзән, Биектау, Питрәч, Теләче, Балык Бистәсе, Мамадыш, Алабуга, Тукай, Минзәлә, Актаныш районнары), М-5 "Урал" (Бөгелмә, Баулы районнары), А-151 "Цивильск-Ульяновск" (Чүпрәле), 1Р-175 "Йошкор-Ола-Яшел Үзән", Р-239 "Казан-Оренбург" (Лаеш, Алексеевск, Чистай, Әлмәт, Бөгелмә) автотрассларында юл йөрүнең бик үк имин булмавын кисәтә. Шуңа күрә юлларда үтә игътибарлы булу, дистанцияне саклау, тизлек режимын һава торышына карап сайлау киңәш ителә. Ә иң яхшысы, кичекмәстән булмаса, юлга чыкмавың хәерлерәк.

Шәһәрдә һәмрайонда яшәүчеләргә дә балкон-тәрәзәләрне, ишекләрне яхшылап ябарга, көчле җил, буран вакытында йорт кәрнизләреннән, реклама щитларыннан ерактарак торырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса