Бүгенге көннән Татарстанда «Мотоцикл» дип аталган профилактика ункөнлеге башланды
Аның максаты - әлеге техника ияләренең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуын ачыклау.
Республика юлларында мотоциклларда махсус ДПС патруле кизүлек итә. Соңгы елларда мотоциклчылар катнашында юл һәлакәтләре булып кына тора. Агымдагы елда гына да 95 авария теркәлгән, анда 101 кеше тән җәрәхәтләре алган, 8 кеше үлгән. Узган айда 41 очракта 6 кеше үлгән, 43 е имгәнгән. Шунысы да бар, май аенда һәлак булган байкерларның берсенең дә мотоцикл йөртүгә таныклыгы булмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа