Бүген янгында өч бала янып үлгән
Әлеге коточкыч вакыйга Тәтеш районының Нармонка авылында бүген була. Янгын йортта чыга. Аны сүндергәннән соң өч баланың янган гәүдәләре табыла.
Әлеге йортта беркайда да эшләмәүче 25 яшьлек хатын үзенең бер, өч һәм дүрт яшьлек балалары белән яшәгән була. Хокук саклау органы хезмәткәрләре әни кешене эзлиләр, дип хәбәр итә "Эфир-24". Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана, тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа